Ни дип юрыйм икән?! Өч сүзлек хат…

Ни дип юрыйм икән?! Өч сүзлек хат.
Кулны түгел, җанны пешерә!
Җылымсадан җылыналмыйм. Кайнар сүзләр тансык
Җаның җанга йоккан кешедән!

Кабатланган. Һәм тапталган сүзләр.
( Тик… Син әйткән чакта алар үзгә!)
Очыш халәтендә йөрәк. Ояяяят!
… Ə нәрсәдән оялырга безгә?!.

Миңа күптән дөнья гел шәмәхә!
(Ə Син, ахыры, миннән битәр тиле…)
Ни дип юрыйм икән?! Өч сүзлек хат:
«Мин яратам Сине!»

Эльмира Җәлилова

 

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт